Тозның зыяны һәм файдасы турында

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе
Тозны артык куллану кан басымын күтәрергә мөмкин , бу йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты һәм остеопороз белән беррәттән баш мие инсульты һәм миокард инфаркты үсеш куркынычын арттыра. Әмма пешерү процессында йод кушылган тоз куллану безнең илнең барлык кешеләренә хас булган йод җитмәүне профилактикалауга ярдәм итәчәк.

Тоз турында өстәмә фактлар

1. Илебездә яшәүчеләрнең күпчелеге БСО экспертлары тәкъдим иткән тозны тәүлегенә 5,0 грамм дәрәҗәсеннән артыграк куллана. Росстат мәгълүматлары буенча россиялеләрнең тозны куллануы көненә 10-11 грамм тәшкил итә.

2. Кулланылган тозның якынча 50% чыганагы – әзер продуктлар (колбаса, икмәк, бәрәңгедән чипсы, крекер, тозланган сохари, консервланган продукция һәм башкалар ).

3. Тоз куллануны арттыру һәм өстәлдә әзерләнгән ризыкка тоз салу гадәте. Безнең илдә россиялеләрнең 40% шундый гадәткә ия.

4. Тоз куллануны тәүлегенә 5,0 граммга кадәр киметеп, дөньяда ел саен якынча 2,5 миллион үлемне кисәтеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International