Журналистлар өчен «Панацея» Бөтенроссия конкурсы башланды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

М.В. Ломоносов исемендәге МДУ (ректоры В.А. Садовничий йөзендә) һәм Мәскәү Язучылар союзы  (беренче секретарь Е.Ю. Сидоров йөзендә) тарафыннан оештырылган «Социаль стратегия һәм тактика иҗтимагый институты» хәйрия фонды «Панацея» XIII Бөтенроссия конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурсның бурычы – журналистларның иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту өлкәсендәге һөнәри эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә, публицистик һәм мәгълүмати материаллар цикллары барлыкка килүгә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында социаль проектлар үсешенә ярдәм итү, медик һөнәрен сайлаганда яшьләрне бөек элгәр кешеләрнең гуманистик идеалларына һәм әхлакый нигезләренә юнәлтү.

Конкурста аерым авторлар, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларыннан иҗат коллективлары һәм төркемнәре, редакция коллективлары, шулай ук үз матбугатын (газета, журнал, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларын) чыгаручы коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Конкурс өчен тапшырыла торган эшләр 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 октябренә кадәр бастырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International