Әлмәт район үзәк хастаханәсендә компьютер томографиясе үткәрү өчен яңа Aquilion Lightning аппараты урнаштырылды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" региональ проекты кысаларында сатып алынган.