Лаеш РҮХдә илкүләм проект буенча күчмә рентгенология аппараты алынды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Лаеш РҮХгә күчмә рентген-аппарат кайтты. Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы акчасына сатып алынды.

Мобиль җайланма радиология тикшеренүләренең куллану өлкәсен сизелерлек киңәйтә алачак, әлеге диагностик алымны теләсә нинди шартларда кулланырга мөмкинлек бирә.

Мондый күчмә аппаратлар әлеге программа буенча ТРның тагын 6 район сырхауханәсенә керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International