"Татарстан" бистәсендә яшәүчеләр Яр Чаллы шәһәренең 5нче шәһәр хастаханәсенең яңартылган "мобиль сырхауханәсен" шатланып каршы алдылар.
Көн саен 40тан артык кеше күчмә комплекска килә. Медицина хезмәткәрләре көн саен зур эш башкара. 2022 ел башыннан алар 5 районга: Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш, Түбән Кама районнарына чыктылар, хәзер Тукай районында эшлиләр.
32 торак пунктта халык карап тикшерелде, ә бу 5 400 кеше! Татарстанлылар тар белгечләр: кардиолог, офтальмолог, невролог, эндокринолог, онколог, гинеколог, хирург, терапевт, уролог, ревматолог тарафыннан 7120 консультация алды. 2, 500 дән артык лаборатория тикшеренүләре һәм 4 000 инструменталь тикшеренүләр үткәрелде: ЭКГ, УЗИ, офтальмоскопия һәм башкалар.
Болар барысы да "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.
Республикада шундый дүрт мобиль сәламәтлек комплексы бар. 2022 ел ахырына кадәр 5нче Шәһәр хастаханәсенең "мобиль сырхауханәсе" Тукай районының тагын өч торак пунктында эшләячәк: 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Күзкәй авылында, 5 декабрьдән Бәтке авылында, 19 декабрьдән Круглое поле бистәсендә.