Мамадыш РҮХнең Түбән Сөн ФАПы тормыш тәэмин итүнең барлык системаларына тоташтырылган

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Мамадыш районы Түбән Сөн авылында "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү" федераль программасы кысаларында төзелгән ФАПны тормыш тәэмин итүнең барлык системаларына тоташтыру төгәлләнде.

Бина электр челтәрләренә, су белән тәэмин итүгә, канализациягә тоташтырылган, вентиляция, янгын куркынычсызлыгы системасы бар. Хәзер ФАПта бөтен кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын бирү көтелә, шуннан соң ФАП рәсми рәвештә ачылачак.

Искәртеп үтәбез, Түбән Сөн ФАПы ике торак пунктка хезмәт күрсәтә: Түбән Сөн авылы һәм Рәхәт Алан авылы. Беркетелгән халык саны барлыгы 356 кеше. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире - фельдшер Гайфетдинова Венера Шәфигулла кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International