Казанда «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессы уза

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

«Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессы Казанда 19 тапкыр үткәрелә.

Форумга Казан, Мәскәү һәм Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Идел буе федераль округы табиблары, якын һәм ерак чит ил галимнәре һәм практик табиблары чыгыш ясый.

Алексей Созинов, Казан ДМУ ректоры үз чыгышында конгресс булдыру идеясе 20 ел элек, 2002 елда барлыкка килүен искә төшерде һәм үз чыгышын быел 90 яшь тулган Казан ДМУ педиатрия факультеты тарихы турындагы доклад белән дәвам итте.

Конгресс  23 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International