Тукай РҮХнең Мусабай-Завод авылындагы фельдшер-акушерлык пункты ачылырга әзер диярлек

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Тукай районы Мусабай-Завод авылындагы яңа ФАП ел ахырына кадәр ишекләрен ачыр дип көтелә. Яңа бина быел кыска вакыт эчендә "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Рөхсәт документларын алу процедурасы тәмамланганнан соң, авыл фельдшер-акушерлык пункты пациентларны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International