Түбән Кондрата авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына өстәмә җиһазлар кайтарылды. Исегезгә төшерәбез, медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча агымдагы елның җәендә төзелгән иде. Медицина учреждениесенә электрокардиограф, дефибриллатор, сухожар шкафы, кан анализаторы, колпоскоп, шулай ук оргтехника килгән.