Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев Татарстанга эш визиты белән килде. Павел Сергеевич Казандагы 10нчы балалар шәһәр сырхауханәсе, РКХ эшчәнлеге белән танышты. Күптән түгел Республика клиник хастаханәсе HIMSS халыкара сертификатын алды һәм халыкара цифрлы клиника статусына ия булды.
Павел Пугачев Казанда цифрлы трансформация турында Digital Innopolis Days форумында да катнашты. Чара кысаларында сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек саклауны цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
Әлеге фотография https://portal.egisz.rosminzdrav.ru/news/803 алынды.