Сарман районында тантаналы рәвештә ике ФАП ачылды

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Сарман районының Сарайлы һәм Колмәт авылларында тантаналы шартларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Сарайлы ФАП "Сәламәтлек саклау милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.
Сарайлы авылында фельдшер-акушерлык пунктында 2019 елда "Земский фельдшер" программасы буенча районга килгән яшь егет, фельдшер Мурзаханов Артур эшли.

Республика программасы буенча төзелгән Колмәт ФАПында Шәйгалләмова Гөлназ эшли. Ул бу авылда 20 еллап хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International