Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү: Урыссу РҮХ диагностик җиһазлар белән тулыланды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумнан артык бәягә диагностик рентген маммография аппараты кайтып җитте.

“Сәламәтлек” милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нигезендә республика акчасына сатып алынган яңа аппарат күкрәк бизләре авыруларын ачыклау һәм кисәтү өчен кулланыла. Моңа кадәр Ютазы районы хатын-кызлары мобиль маммографның график буенча килгәнен көтеп алган булса, хәзер бик кирәкле бу диагностик аппарат үзебезнең хастаханәдә бар.

- Иң мөһиме, бөтен хатын-кызлар да маммография узуның никадәр әһәмиятле процедура булуын аңласын, - дип басым ясады Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова.

Моннан тыш, Урыссу үзәк район хастаханәсе, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын мрдернизацияләү программасы буенча, тагын бер УЗИ аппараты белән тәэмин ителеп өлгерде. Светлана Закир кызы билгеләп узганча, бу яңа аппарат якын арада балаларны тикшерү өчен файдаланыла башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International