Яшәргә комачаулый торган начар гадәтләр

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама укучыларына тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чудинова яшьләрне наркотизациянең сәбәпләре, шулай ук тыелган препаратларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләде. 8нче сыйныф укучылары белән әңгәмә җанлы үтте, яшүсмерләр табибка сорауларын биреп, җентекле җаваплар алды.
Киләсе атнада да мәктәп укучылары белән шундый форматта очрашулар узачак. Юлия Сергеевна алкоголь һәм тәмәке зыяны турында гына түгел, яшүсмерләрне җенси тәрбияләү темасына да кагылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International