Әниләр көнендә Мәскәүдә «Ана йөрәге – Россия йөрәге» конференциясе кысаларында узган бүләкләү тантанасында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек өчен РФ Президентының Рәхмәт хатын һәм «Ана йөрәге – Россия йөрәге» юбилей медален ТРда «Россия аналары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Рәисенә, РФ ССМ ИФО һәм ТР ССМның спорт медицинасы буенча баш штаттан тыш белгеченә, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Римма Садыйковага тапшырдылар.
