Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева НТР-24 журналистларына гриппка каршы вакцинацияне ни өчен ясарга кирәклеге турында сөйләде.
Кискен сулыш вирусы инфекциясе белән авыру очраклары узган атна белән чагыштырганда олылар арасында да, балалар арасында да арткан. Әмма Түбән Кама һәм Түбән Кама районында әлегә грипп теркәлмәгән. Эпидемиология бүлеге мәгълүматлары буенча республикада А(H1N1) гриппының бер очрагы теркәлгән.
«Фаразлар буенча бездә А(H1N1) гриппы көтелә, ә бу, хәтерләүгезчә, 2009 елда бездә булган гриппның пандемия формасы. Ул елны нәкъ менә шушы грипптан бик күп өзлегүләр булды, шул исәптән үлемгә китергән нәтиҗәләре дә булды», – дип искә ала Е.Пискарева.
Баш эпидемиолог ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясамаган кешеләрне моны якын арада эшләргә чакыра!