Фельдшер Раушания Сафиуллина сентябрьдән Югары Ослан районының Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пункты белән җитәкчелек итә. ФАП көз башында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча ачылды. Бу - Югары Ослан районындагы 14нче ФАП. Заманча медицина учреждениесе санитария-гигиена таләпләренә җавап бирә һәм норматив документлар таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.
«Мин яңа ФАПта эшләргә яратам, - ди Раушания Рәфкать кызы, - монда җылы һәм уңайлы, санитар нормаларны үтәү өчен аерым кабинетлар бар. Иртә белән мин эшкә киләм, мине пациентлар көтә. Төшкә кадәр кабул итәм, аннан соң процедураларга керешәм һәм чакыруларга барам. Хатын-кызлар профилактик тикшерү узу өчен мин гинекологик кресло белән аерым кабинет оештырдым. Эш көне тәмамланганнан соң эштән китәсе дә килми», - ди Раушания Рәфкать кызы.
"Волжская новь"газетасында тулырак укырга.