18 түбәнкамалы ВИЧка аноним тест узган, теләк белдерүчеләр гриппка каршы һәм ковидтан прививка ясаткан

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Акция Түбән Кама сәүдә үзәгендә узды һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган иде. Иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре ВИЧ күчү юллары, профилактика һәм вирустан саклау ысуллары турында сөйләде.

Теләүчеләр бушлай, аноним  экспресс-тест үтә алды. ВИЧка барлыгы 18 кеше кан тапшырган. Барысында да нәтиҗәсе тискәре иде.

Шулай ук акция вакытында теләүчеләр грипптан һәм COVID-19дан прививка ясату мөмкинлеге каралган иде. Күп кенә түбәнкамалылар берьюлы ике прививка ясаткан. Исегезгә төшерәбез, шәһәрлеләр күчмә прививка пунктларында һәм яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә дә прививка ясый алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International