Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә яңа буын Nuve NC 570D стерилизаторы килде, аның бәясе 8 млн.сумнан артык. Заманча зарарсызландыру җиһазы урнаштырылган һәм файдалануга тапшырылган.
Җиһазлар Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының нормалаштырыла торган иминият запасы акчалары хисабына үткәрелә торган чаралар кысаларында сатып алынды.