4 декабрь, якшәмбе көнне, сирәк генетик авырулары булган пациентлар белгечләрдән бушлай консультация ала алачак, логопед һәм психолог лекцияләрен тыңлый, шулай ук чакырылган табибларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алачак.
Очрашуда профессор, экстрапирамид патология үзәге җитәкчесе Зөләйха Җәләлова, неврологлар Диана Хәсәнова, Гүзәл Ильина һәм Сабина Монасипова, шулай ук чакырылган невролог-психолог Зифа Хәятова катнашыр дип көтелә.
Очрашу 4 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Яфраклы ур., 20 нче йорт.