Казан Руханилар семинариясе студентларына стрессларны һәм компьютерга бәйлелекне профилактикалау турында искә төшерделәр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Казан руханилар семинариясендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре табиблары психик сәламәтлекне ныгыту, стрессларны һәм компьютерга бәйлелекне профилактикалау ысуллары турында лекция укыдылар.

ТР ССМ Республика клиник наркология диспансерының медицина психологы Лилия Зайцева студентларга психик бәйлелекнең барлыкка килү сәбәпләре, үсеш стадияләре һәм клиник билгеләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International