Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 27 кеше ВИЧ-инфекциягә аноним тест узды
Урыссу үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Эльмира Ситдыйкова биргән мәгълүматларга ярашлы, ВИЧ-инфекция белән барлыгы 54 кеше исәпкә куелган. Шуларның 26сы – хатын-кыз.
Ютазы районында 2022 елда ВИЧ-инфекцияле анадан бер бала туган. Бүгенге көндә әлеге диагноз белән исәптә ике бала тора.
Ел дәвамында барлыгы 3457 кеше ВИЧ-инфекциягә тикшерү узган.
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Ютазы районына Әлмәтнең Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгеннән медицина психологы Ландыш Артемьева һәм фельдшер-лаборант Ирина Гудошникова килде. Алар Урыссу гимназиясендә укучылар, “Электосоединитель” җәмгыяте эшчеләре алдында ВИЧ-инфекция йогу очраклары һәм кисәтү чаралары турында чыгыш тотты.
СПИД.ЦЕНТР белгечләре аноним тестлаштыру оештырыды. “Электросоединитель” заводында 16 эшче, Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 11 пациент ВИЧ-инфекциягә кан тапшырды.