Түбән Кама сәламәтлек саклау командасы шашка буенча турнирда 2 нче урынны алды. Спорт ярышларында бөтен шәһәрдән 7 команда катнашты.
Турнир «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. Уен нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау командасы 2 нче урынны яулады һәм диплом алды.
Табиб – психиатр Ришат Хәйруллинны, рентгенолог Рүзәл Йосыповны һәм педиатр Патимат Габделхәлимованы призлы урын белән котлыйбыз!