РКХ табибы Пластик хирургия буенча Милли конгресста танылу алды

2022 елның 3 декабре, шимбә

Республика клиник хастаханәнең 2нче травматология бүлегенең ортопед-травматологы һәм микрохирургы Валентин Филиппов Пластик хирургия буенча 11нче Милли конгресста үткәрелгән яшь галимнәр конкурсында беренче урынны алды.
Конкурска бөтен Россиядән яшь галимнәр заявкалар тапшырган, әмма финалга нибары 10 доктор гына узган.

Казан белгече Дюпюитрен Контрактурасын дәвалауның аз инвазив һәм ачык хирургия алымнары комбинациясен кулланган өчен бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International