Казанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының конференц-залында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Дискуссиядә Роспотребнадзор идарәсе территорияләрен санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева катнашты.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция таралу проблемасының актуаль торышы, аны профилактикалау программаларына дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International