Түбән Кама ашыгыч медицина үзәге: кардиология

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Түбән Камада ашыгыч медицина үзәгенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы булган кардиология бүлеге өченче катта урнашкан, ул Үзәк федераль округка багышлап бизәлгән.

Бу катта стационар һәм реанимация бар. Пациентларның тору шартлары яхшыртылды. Бүлеккә яңа, сыйфатлы техника, УЗИ аппаратлары, холтерлар, ЭКГ аппаратлары куелды. Реанимация заманча карават алды мониторлары белән җиһазландырылган.

Уңайлы, якты, матур бүлек 45 стационар һәм 8 реанимация караватына исәпләнгән. Хәзер биредә 41 кеше дәвалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International