Түбән Кама студентлары ВИЧка аноним экспресс-тест уздылар һәм СПИДны профилактикалау турында лекцияләр курсы тыңладылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүгенге көндә Түбән Кама һәм Түбән Кама районында ВИЧ-инфекцияле 735 кеше исәптә тора. Быел янә 72 кеше ачыкланды, шуларның 10сы – РФнең башка төбәкләреннән килүчеләр. Пациентларга уртача 30 яшьтән 50 яшькә кадәр. Белгечләр әйтүенчә, быел вирус 60 яшьтән узган өч кешедә дә табылды.
Лекция вакытында Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Вера Нурмөхәммәдова иң яхшы профилактика - үз партнерыңа тугрылык, контрацепция һәм наркотиклардан баш тарту, дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International