Кыш көннәрдә җәрәхәтләнүдән саклану киңәшләре

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Кышкы чорда җәрәхәтләнү куркынычы 2-3 тапкыр арта. Кышын җәрәхәтләнүнең төп сәбәбе - ашыгу. Күпләр бозны сизмиләр, нәтиҗәдә алар егыла һәм төрле җәрәхәтләр ала. Моннан тыш, җәрәхәтләрнең зур өлеше җәмәгать транспорты белән бәйле.

Бозлавыкта таеп егылу куркынычын киметү өчен киңәшләр:

- аяк киемен югары үкчәле булмасын
- бозлавыкка кечкенә чаңгыда бераз шуган сыман гына бөтен табанга аяк басарга;
- аяк астына игътибар белән карагыз;
- мөмкин кадәр әкрен барырга кирәк;
- өлкәннәргә бозлавыкка таяксыз чыгарга ярамый (гадәти чаңгы таягын алырга мөмкин);
- бозлавык вакытында машиналар йөрү өлешеннән ерак торыгыз һәм аны беркайчан да йөгермәгез! Бу вакытта машиналарда тормоз юлы сизелерлек арта;
- тукталышта хәрәкәт итүче транспорт тәгәрмәчләре астына тайпылмас өчен, юл читеннән ерак торыгыз;
- бина диварларына бик якын йөрмәгез-түбәдән боз сөңгесе яки каты кар кисәге төшәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International