Проф. А.Ф. Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе медбраты Аммар Хөсәен Ел волонтеры булды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Проф. А.Ф. Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медбраты Аммар Хөсәен «Мәрхәмәтле Татарстан-2022» конкурсында гран–при яулады, Ел волонтеры исемен дә алды. Җиңүчене Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе конкурс форматында Татарстан территориясендә ихтыярый эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында уздырыла.
Аммар Хөсәен Ирак гражданины, хәзер ул КФУның «Дәвалау эше»юнәлеше буенча 5 нче курсында укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International