2023 елда Татарстанда республика табиблары аяк табанын саклап калу үзәген оештырырга ниятли. Табиблар республикада аякны ампутацияләгәннән соң үлүчеләр санын киметү өчен мондый идеяне тәкъдим иткән.
Үзәк булдыру мәсьәләсе «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» Федераль милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган ангиохирурглар һәм кан тамырлары хирургларының түгәрәк өстәлендә каралды.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш рентгенхирургы Андрей Терегулов сүзләренчә, бер ел эчендә Татарстанда 1700дән артык аяк-кул киселә. Кемдер вакытында поликлиникада дәрәҗәсендә ачыкланмаган, ә кемдер ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итмәгән.
«Димәк, ел саен 1700 кеше инвалид була. Без бу тенденцияне үзгәртергә телибез. Һәм безнең лозунг – Татарстан ампутацияләрсез», - дип өстәде Терегулов.
Табиблар сүзләренчә, заманча технологияләр шикәр диабеты һәм кан тамырлары атеросклеротик зарарланганда, 90 процент очракта, вакытында эш иткәндә зарарлана торган кан тамырларын һәм артерияләрне торгызырга мөмкинлек бирә.
«Ампутация-пациентны тулы инвалидлыкка китерә торган операция. Статистика буенча, бер елдан соң пациентларның исән калуы ике тапкыр кими, ә кан әйләнешен кире кайтара алган пациентларның исән калулары ике тапкыр яхшырак», - дип өстәде профессор, кан тамырлары хирургы Александр Максимов