Кукмара поликлиникасында капиталь ремонт тәмамланды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Кукмара үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. Функциональ диагностика бүлеге тулысынча яңартылды. Барлык ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча алып барылды.

Бүлектә 2 УЗИ кабинеты, функциональ диагностика кабинеты, гериатрия кабинеты һәм паллиатив ярдәм кабинеты урнаштырылган.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International