9 декабрьдә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

9 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидларның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Сорауларны WhatsApp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрергә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International