Диабетны бергә җиңәрбез: Нурлатта пациентлар һәм табиблар очрашуы узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне декадасы кысаларында Нурлат районында Шикәр авыруы белән интегүче пациентлар өчен күчмә семинар узды. Чарада "ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУның оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары И. А. Гаврилов, "Диабетны җиңәрбез" халыкара хәйрия фонды президенты, ТР буенча МСЭ баш бюросының Иҗтимагый советы әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Л. Х. Әмирҗанова, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О. Г. Терентьева катнашты.

Белгечләр шикәр диабетын иртә ачыклау, диагностикалау һәм дәвалау, дөрес туклануны оештыру мәсьәләләрен яктырттылар. Пациентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Республика клиник хастаханәләренең һәм БРКХнең консультатив хастаханәләренең табиб-эндокринологлары пациентларны карады, кан анализлары алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International