Татарстанның онкодиспансеры Россиянең барлык онкология клиникалары арасында иң яхшысы булды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

«Medtravelexpo 2022» халыкара күргәзмәсе кысаларында узган Med TRAVEL Leaders 2022 медицина туризмы һәм медицина хезмәтләрен экспортлау буенча Бөтенроссия конкурсында проф. М. З. Сигал исемендәге РКОД «Онкология диспансерлары арасында веб-сайтның иң яхшы инглиз телендәге версиясе» номинациясендә җиңде.

Диспансер сайтын булдыру буенча тырышып эшләү, һәр битне татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү, шулай ук сайтны даими рәвештә алып бару Россия медицина бергәлеге тарафыннан лаеклы бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International