Кукмара РҮХ сырхауханәсендә РКТ (рентген компьютер томографы) монтажлау тәмамланды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.
Томограф өчен махсус кабинет әзерләнгән һәм капиталь ремонтланган. Бина мондый җиһазларны куллануның барлык таләпләренә туры килә.