Яр Чаллының 7нче сырхауханәсендә быел 14 меңгә якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча пациентларда беренче тапкыр кан әйләнеше системасы авырулары (2343 очрак), шешләр (37), эндокрин системасы авырулары (675), шул исәптән шикәр диабеты (162), шулай ук сулыш, ашкайнату органнары авырулары һ.б. ачыкланды.
Барлык пациентлар да диспансер күзәтүе астында. Аларга алга таба тикшерү һәм дәвалау буенча тәкъдимнәр бирелде.