Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү»программасы буенча беренче тизлекле интернет каланчасын ачтылар. Ул Кама Тамагы районының Балтач авылында урнаштырылган.
Чарада ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин, аның урынбасарлары, подрядчы оешма вәкилләре, мобиль системалар операторлары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев катнашты.
Җыелучылар интернетның җирле ФАПтагы эшенә бәя бирделәр, ә фельдшер авыл кешеләренә нинди медицина хезмәтләре күрсәтелүе турында сөйләде.