Утырыш 2022 елның 14 декабрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында узачак. Утырышта республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.
2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү тәмамланды. Ул 7 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында узды.
Тавыш бирүдә барлыгы 4 988 кеше катнашты. Республика халкы экспертлар тәкъдим иткән пунктларны гына сайлап калмыйча, министрлык өчен үз бурычларының 409 вариантын тәкъдим итте, шулай ук 500дән артык комментарий калдырды.