Республиканың Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенә гастро - һәм колоноскопия үткәрү өчен видеоэндоскоп килде. 7 млн сумга якын торган яңа җиһаз «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
«Видео эндоскоп ашказаны-эчәк трактының өске бүлекләрен тикшерү өчен каралган. Шулай ук без видеоколоноскоп та алдык, ул юан эчәктән сукыр эчәккә кадәр ашказаны-эчәк трактының аскы бүлекләрен карау һәм терапия мөмкинлеге өчен каралган. Заманча җиһазлар безнең табибларга пациентларыбызны күзәтү, диагностикалау, визуализацияләү һәм дәвалау өчен төгәл рәсем алырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Урыссу үзәк район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Луиза Алимбекова.
Алдагы көндә больницага һаваны зарарсызландыру һәм фильтрлау өчен 8 күчмә җайланма кергән.