Мәскәүдә А.Л. Игонин истәлегенә «Наркология һәм хокук»II фәнни-гамәли конференциясе булды. Төп катнашучылар сыйфатында сәламәтлек саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының баш штаттан тыш белгечләре психиатрлары-наркологлары, юридик һәм медицина югары уку йортлары экспертлары, чиктәш белгечлекләр вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Конференция эшендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы, Республика клиник наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева катнашты.