Базарлы Матак хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алынган маммографка ия булды. Заманча җиһаз рентген-диагностика кабинетында урнаштырылды.
Сменага яңа маммографта 20дән артык тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Тиздән кабинет план режимында эшли башлаячак.