Менделеевск РҮХдә компьютер томографиясе кабинеты барлыкка килде

2022 елның 9 декабре, җомга

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Менделеевск хастаханәсендә компьютер томографиясе кабинетының барлыкка килүе белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, яңа компьютер томографы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә хастаханәгә алынган.
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев: «Томограф ярдәмендә без сыйфатлы медицина хезмәтләрен күрсәтә алабыз, пациентларда башлангыч стадиядә кайбер авыруларны ачыклый алачакбыз. Бу бик мөһим», – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International