Яңа алты катлы йортның дүртенче катында реанимация һәм интенсив терапия палатасы булган баш мие кан әйләнеше бозылган пациентлар өчен неврология бүлеге урнашкан. Дүртенче кат Себер һәм Урал федераль округларына багышлап бизәлгән.
Монда инсульт булган пациентларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бүлек 60 стационар һәм 12 реанимацион караватка исәпләнгән.