Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе коллективы актив эше өчен Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Шәһәр һәм район территорияләрен тәртипкә китерү буенча күп эш башкарылды. Беренче төзүчеләр традицияләре буенча күп санлы агачлар утыртылды. Безнең компанияләр тарафыннан зур эш башкарылды. Элек акция ял көне кысаларында үткәрелгән булса, быел безнең предприятиеләр волонтерлык хәрәкәте кысаларында да катнашкан. Оешма коллективларына, идарәче компанияләргә, шулай ук битараф булмаган халыкка акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.