Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт клиникада дәваланучы пациентлар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Бу ел саен үткәрелә торган «ДОБРАЯ ЕЛКА» «Игелекле чыршы» проектын клиника территориясендә урнашкан кафе администрациясе, («Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ), «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының бушлай Гаилә Йорты, оештыра.
Бәйрәмдә балалар мавыгып имбир прәннекләрен бизәгәннәр. Моннан тыш балалар җырладылар һәм Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, шуның өчен Кыш Бабайдан кадерле бүләкләр алдылар