Түбән Камада тернәкләнү үзәге пациентларына кышкы травматизмны һәм ВИЧ-инфекцияне кисәтү турында сөйләделәр

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Светлана Вячкилева пациентларга кыш югары травматизм чоры булуын искәртте. Юллар бозлавык, иртә караңгы төшә. Монда иң еш очрый торган җәрәхәтләр: баш мие җәрәхәте, аяк сөякләренең сынуы.

Светлана Васильевна кышын имгәнүләрдән ничек сакланып була икәнлеге турында сөйләде.

Очрашу вакытында табиб шулай ук катнашучыларга ВИЧның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Бүгенге көндә Түбән Камада һәм районда ВИЧ-инфекцияле 735 кеше теркәлгән. Быел 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге 72 кеше янә ачыкланган. Вирус шулай ук 60 яшьтән узган өч кешедә табылган.
Светлана Вячкилева пациентларга ВИЧ-инфекция белән СПИД арасындагы аерманы аңлатты. Лекциядән соң катнашучылар медикка сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International