Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең бердәм кабул итү бүлмәсендә яңа цифрлы рентген аппараты эшли башлады.
Бу яңа буын аппараты полипозицион тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачык санлы сурәт бирә. Сурәт шунда ук компьютер мониторына, аннан турыдан-туры табибка җибәрелә.
Җиһазлар «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән сатып алынган.