БРКХ табиблары практикасында гадәти булмаган очрак булды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

БРКХдә бронхлардан чит әйберне - баланың үз тешен чыгарганнар.
12 яшьлек баланың тешен алганда, теш кисәге бронхларга эләккән.

Соңрак әни баланың күкрәгендә сәер сызгырган тавыш ишетә һәм табибларга мөрәҗәгать итә. Үпкә рентгенын ясап, табиблар чит тән булу фактын раслый. Баланы  Республика балалар клиник хастаханәгә салалар, анда бронхлардан теш ювелир рәвештә чыгарыла. Хәзерге вакытта бала белән барысы да яхшы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International