Балык Бистәсе РҮХдә яңа диагностик җиһазлар урнаштырылган. РКТ-рентген компьютер томографы - «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү»федераль программасы буенча район сырхауханәсенә кайтарылган.
Элегрәк кабинетларны ремонтлаганнар. Хәзерге вакытта радиологлар яңа квалификация, КТ тикшеренүләре үткәрү өчен кирәкле профессиональ күнекмәләр алырга ярдәм итүче курслар үтә.
Укулар тәмамланганнан соң, Балык Бистәсе медицина хезмәткәрләре пациентларны кабул итә башлаячак.