Азнакай үзәк хастаханәсе коллективы зур югалту кичерә. Бүген Азнакай үзәк район хастаханәсенең хөрмәтле хезмәттәше, ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Хуҗин Рашат Мөҗәһит улы вафат булды.
Рашат Мөҗәһит улы хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Саратов өлкәсенең Лысогорск санэпидстанциясенең табиб – бактериологы булып башлый, 1984-1990 елларда Азнакай үзәк район хастаханәсенең кан салу пункты табибы булып эшли.
1990 елдан алып хәзерге вакытта ул ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы иде. 4 нче чакырылыш шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Рашат Мөҗәһит улы медицина хезмәткәрләре һәм халык арасында абруйлы табиб һәм җитәкче була. Азнакайлыларның күбесе аны эчкерсез, кешелекле, ярдәмчел кеше буларак белә.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре - " Татарстан Республикасының Атказанган табибы "мактаулы исеме(2010)," Фидакарь хезмәт өчен " медале (2018) һәм башка бик күп ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.
Хуҗин Рашат Мөҗәһит улының вакытсыз вафат булуы уңаеннан туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.