Лаеш районы Башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов үзәк район хастаханәсендә компьютер томографы кабинетына капиталь ремонт ясауны бәяләде. Заманча диагностик җиһазлар «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы буенча китерелгән.
Хәзерге вакытта томографны көйләү бара. Район башлыгына башкарылган эшләр турында Лаеш хастаханәсенең баш табибы Елена Владимировна Коробова һәм табиб-рентгенолог Хисайн Сафаролеевич Хөсәенов сөйләде.
Персонал әзерләкне үткәннән соң, пациентларны кабул итү башланачак.